Мондый мөмкинлек үзмәшгуль Зинфир Тәкиуллинның бизнес-идеясен тормышка ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килде. Агымдагы елның язында ул «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән «Эшкуарлык сәгате»ндә катнашкан иде.
Зинфир Фәрзәт улы катамараннар, төрле туристик кирәк-яраклар сатып алды. Беренче йөзү май аенда оештырылды. Маршрут Үршәде авылыннан Солтанбәк авылына кадәр уза. Аның гомуми озынлыгы 30 километрга якын. Юлда туристлар яр буе зоналарының флорасы һәм фаунасы белән таныша ала. Ял итү урыннары бар. Алар туктарга җайлы һәм су коенырга мөмкин булган урыннарда урнашкан.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://askino.bashkortostan.ru/