+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 июль 2022, 09:44

Рафаэль Мәрдәншин Башкортстанда юл гомумдәүләт проектын тормышка ашыру буенча эш киңәшмәсе үткәрде

РФ Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрдәншин Башкортстан Республикасында "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар"  гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышын үткәрде.

- Быел Бөре - Тастүбә - Сатка автомобиль юлы төзелеше тәмамланачак, Уфада Агыйдел аша «иске» автомобиль күперен реконструкцияләү дәвам итәчәк. Гомумән, Уфаның 450 еллыгына ремонтланырга тиешле юл инфраструктурасы объектларына тиешле акча бүленәчәк, - дип ассызыклады Рафаэль Мәрдәншин.

Башкортстанда "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар"  гомумдәүләт проекты ярдәмендә 2022 елда төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге 203 километрдан артык автомобиль юллары, гомуми озынлыгы 456 метрлык 9 күпер ремонтланачак.

Яңалык чыганагы: https://transport.bashkortostan.ru/

Л. КАНТИМЕРОВА фотосы.

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: