+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 июль 2022, 08:40

Дүртөйледә яңа сквер барлыкка киләчәк

Башкортстан Республикасы Дүртөйле шәһәрендә «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында Мусин урамында яңа сквер булдыру буенча эшләр алып барыла.

«Без коллектив белән чираттагы өмәбезне үткәрдек: җәяүлеләр зонасы буендагы газоннарны тигезләдек, территорияне төзекләндердек. Юлларга асфальт җәелгән, парковка булдырылган, яшелләндерү эшләре тәмамланган, яктырту җайланмасы урнаштырыла. Бу ял почмагы шәһәр халкы һәм кунакларының яраткан тарихи үзәгенә әвереләчәк. Менә шулай акрынлап уңайлы шәһәр мохите булдырабыз», - дип сөйләде Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://durtuli.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: