-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 август 2022, 09:25

БРда Аскын-Көнгәк автоюлына асфальт түшәлә

30 июльдә Аскын юл төзү һәм ремонтлау идарәсе Күбияз һәм Урмияз авыллары арасында урнашкан Аскын-Көнгәк автомобиль юлы участогын асфальтлауга кереште.

Узган елда башланган эшләр "Хәвефсез сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.

2021 елда 5 чакрым юлга асфальт түшәлгән. Гомум ремонт 10,4 километрда таләп ителә. Эшләрне тулысынча төгәлләү 2024 елга кадәр планлаштырыла.

Параллель рәвештә «БашАльянсСтрой» юл төзүчеләре вак таш җәюне дәвам итә. Алар планлаштырылган юл участогында нигезне әзерләде, юл катламы булдырды. Эшләр май аенда башланган иде.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://askino.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: