+15 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 август , 09:31

БР Нуриман районында балыкчылар ярышы узды

Павловка сусаклагычында «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында җәйге калкавыч белән балык тоту ярышлары үтте.

Яхшы һава торышы, саф һава һәм уңай кәеф – катнашучыларны  барысы да шатландырды. Спортчыларның һәрберсе җиңәргә теләде.

- Җәйге калкавыч белән балык тоту ярышлары Башкортстанда беренче тапкыр уздырыла, һәм, әлбәттә, гадәти булмаган ярышларда катнашу  рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бирде! Район халкы һәм кунаклар арасында төрле яшьтәгеләр булуы куандырды. Барыбызны да спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт берләштерде, - дип сөйләде район хакимияте башлыгы Вилдан Ситдыйков.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://nuriman.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас в