Башкортстан башкаласында “Хәвефсез сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты ярдәмендә 8,5 чакрым озынлыктагы Затон шоссе участогы тергезелә. Ремонтлана торган объектның сыйфатын көн саен заказчы хезмәтенең һәм шәһәрне төзекләндерү буенча техник күзәтчелекнең юл-төзелеш лабораториясе тикшерә.
Әлеге участокта күләмле-функциональ проектлау системасы буенча асфальт-бетон катнашмалары кулланыла. Эшкә тотынганчы подряд оешмалары катнашманың оптималь составын сайлап ала һәм тикшерә. Состав килештерелгәннән соң, япма катламнары салына.
Яңалык һәм фото чыганагы: http://xn--80aegnufhdboguu.xn--p1ai/