+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 август 2022, 09:29

БР Калтасы районы волонтерлары Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберләрендә өмә үткәрде

Калтасы районында “Бергә” яшьләр җәмәгать волонтерлар хәрәкәте эшмәкәрлеге “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

БР Калтасы районы волонтерлары Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберләрендә өмә үткәрде
БР Калтасы районы волонтерлары Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберләрендә өмә үткәрде

Калтасы районында “Бергә” яшьләр җәмәгать волонтерлар хәрәкәте эшмәкәрлеге “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Алар Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты белгечләре белән бергә районның авыл биләмәләрендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберлекләрен чистарту буенча чаралар үткәрә. Шушы көннәрдә Олы Туганай авылы зияраты территориясендә өмә узды. 

"Каберлекләрнең һәркайсысын тазарту – ата-бабаларыбызның батырлыгын искә алу, аларны хөрмәт итү дигән сүз. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бер генә каберлеге дә игътибарсыз калмасын иде”, - дип билгеләп үтте яшьләр белән эшләү буенча белгеч Илмира Әхмәтханова.

 

Яңалык һәм фото чыганагы: https://kaltasin.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: