Стәрлетамак шәһәрендә «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында Кочетов һәм Имай Насыйри урамнарында 3 чакрымга якын юлларны төзекләндерү эшләре тәмамланган. Ремонтлауга якынча 34,5 млн сум акча юнәлтелгән.
Бу урамнарда «Содовик» мәдәният һәм ял паркы, маршал Жуков исемендәге парк һәм шәһәр Мәдәният сарае кебек социаль әһәмияткә ия булган объектлар урнашкан. Кочетов урамында - Урман урамыннан Бабушкин урамына, ә Имай Насыйри урамында - Черноморская урамыннан Октябрь проспектына кадәр юл участогын төзекләндергәннәр. Шулай ук маршал Жуков исемендәге паркка җәяүлеләр аркылы чыгу участогын ремонтлаганнар. Хәзер Стәрлетамак халкы парклар һәм шәһәр Мәдәният сараена Кочетов һәм Имай Насыйри урамнары ягыннан бара ала.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://transport.bashkortostan.ru/