+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 август 2022, 08:57

Стәрлетамакта «Сәүдәгәр 2.0» фестивале узачак

26-28 августта Стәрлетамакның тарихи мәйданында «Сәүдәгәр 2.0» кунакчыллык фестивале узачак.

Стәрлетамакта «Сәүдәгәр 2.0» фестивале узачак
Стәрлетамакта «Сәүдәгәр 2.0» фестивале узачак

26-28 августта Стәрлетамакның тарихи мәйданында «Сәүдәгәр 2.0» кунакчыллык фестивале узачак. Бәйрәм «Эшкуарлык» гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.

Зур чараның беренче көне шәһәр коллективларның концертыннан башланачак. 27 августта Стәрлетамак халкын һәм кунакларын бай программа көтә. Бу көнне һөнәрчелек ярминкәләре эшләячәк, фестиваль кунаклары осталык  дәресләре алачак. 28 августта шәһәр Мәдәният сараенда Русиянең билгеле спикерлары Игорь Манн һәм Иван Черемных катнашлыгында семинар узачак.

 

Яңалык чыганагы: https://sterlitamakadm.ru/

Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/301368

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: