

Уфа - Федоровка юлы безне дүрт юл чатындагы автозаправкага алып килде. Таудан төшкәндә ике асфальт юл: берсе- район үзәгенә, сул яктагы урау юл Мәләвез шәһәренә алып китә, аның сул ягында Бала Чытырман авылы торып кала. Зурлыгы буенча республикада икенче урында, районыбызның өчтән бер өлешен алып торган “Пугачев” совхозы. Без юл тоткан Әтәч авылына нибары 15 чакрым гына калып бара.
-Тукта әле, -дип эндәште миңа юлдашым, тумышы белән Әтәч авылыннан булган, әлеге вакытта Уфа эргәсендә яшәп, нефть һәм газ торбалары магистралендә мастер булып эшләгән Шамил Үзбәков. Аның минем белән бергә урындагы зиратта җирләнгән әти-әнисе каберен һәм туганнарын күрергә кайтып барышы иде.Мәчеткә дә, якыннары янына да керергә иде исәбе.
- Бер уем бар бит әле,- ди ул елмаеп, һәм шунда ук бүлешә дә башлады.
- Әйдә, юл ыңгаеннан Бала Чытырманга якташыбыз Венер Мөдәрис улы Зөбәеровка да кереп чыгабыз, хатыны Суфия җиңги дә шатланыр дип уйлыйм. Насыйп булса, баллап мәтрүшкәле чәен дә эчәрбез, ул бит бар аруларны бетерүче менә дигән дару. Ничек уйлыйсың?
В.М. Зөбәеров тумышы белән Әтәч авылыннан, бар гомерен “Пугачев” совхозында зоотехник булып эшләүгә багышлады, гаиләсе белән Бала Чытырманда яши.
Аларга бал кайдан килсен? Коммерсант түгелләр бит, пенсионерлар, бал сату белән шөгыльләнмиләр.
Әңгәмәнең эшлекле төс алуына шатланып, юлдашым аңлатырга тотынды:
- Нәкъ менә пенсионерлар, өстәвенә эшлекле пенсионерлар. Венер абый һөнәре буенча галим-зоотехник. Ул талантлы белгеч, умартачылыкны яхшы белә, бал кортларын үтәли күрә. Хатыны Суфия җинги аның уң кулы, бал кортларын асрау белән күптән мавыгалар.
Һәм ни гаҗәп, авызымда хуш исле бал тәме килеп киткән, җиңел машинабызның эчендә дә прополис исе аңкыган кебек булды. Күз алдыбыздан секунд эчендә туган ягыбызның яланаяклы балачак еллары, авыл артындагы Салкын чишмә челтерәп аккан урман аланнары чагылып үтте. Анда без, малай-шалайлар өлкәнрәк иптәшләребезнең төрле кызыклы хәлләрен, бер чәчәктән икенчесенә очып йөргән бал кортларының гүләвен, тырышып-тырышып бал җыйган, тәбәнәк таллардагы кошларның чүт-чүт итеп сайравын тыңларга ярата идек. Чишмә артында гына киң болын-кырлар, гаҗәеп матур урман аланнары җәйрәп ята иде. Самавыр чәе татып карыйсым килгәнгә микән, бал белән хуш исле чәйдән баш тарта алмадым. Каршы түгеллегемне күргәч, ул, бармакларын бөгеп, бал төрләрен саный киттте.
- Аларда, нигездә, чәчәк балы, ягъни карабодай, көнбагыш балы була, ә менә юкә балы, урманнар булмаганлыктан, юк.
Без шалтыраткан вакытта Венер абый хатыны Суфия җинги белән кош- корт карыйлар иде. Ул якташлары тавышын ишетүгә шатланып, хатынына иң зур самавырны куярга кушты. Соңрак ачыклануынча, ул гади электр чәйнеген дә искечә бакыр самавыр дип йөртә икән.
Шифалы мәтрүшкә үләне салып, кәрәзле бал белән чәй эчәрбез. Һичшиксез керегез. Бүген иртән борыным кычытуын, нәрсәгә икән дип уйласам, сезнең килүегезгә булган икән, - диде ул.
Саран кунак булмас өчен Федоровка авылындагы азык-төлек кибетенә кереп күчтәнәчләр алдык. Җаның нәрсә тели, барысы да бар монда! Әле генә мичтән чыккан кайнар ак икмәк хуш исеннән тыш, тәмлелеге белән дә таң калдырды.
Кибет киштәләрендә матур итеп тезелгән, үзләренә җәлеп итеп торган кечкенә бал банкаларын күрдек. Юлдашым аларга күз салып:
”Бәлки, берничәсен күчтәнәчкә алырбыз. Исе тәмле”.
Тезеп куелган бал банкаларына күз ташладым, төштәге сыман, күз алдымда чәчәк таҗларын тырышып-тырышып актарып, бал җыйган умарта кортлары килеп басты. Әйтерсең лә кибет бал исенә күмелде. Авызымда бал һәм әчкелтем умарта корты прополисы тәмен тойдым. Умартачыга балны күчтәнәч итеп алып бару бик үк дөрес булмаячагын аңлап, бу идеядән баш тарттык.
Юлга кузгалдык. Җиңел машинабыз трассага чыгып чит ил машиналарыннан калышмаска тырышып бара.
Балыклы авылы ягыннан, Бала Чытырманга таба төшкән җирдә, Ашкадар елгасы буендагы кырлар - болыннар, рәссамнар һәм табигать сөючеләрдән тыш, туган җирләреннән еракта яшәүче якташларыбыз өчен дә мавыктыргыч күренеш пәйда булды. Шагыйрьләр яр буенда шигырьләрен иҗат иткән, үткән елларны чагылдырган, юлын күптапкырлар үзгәрткән бормалы елга офык артына китә. Ашкадар һәм Дим елгалары Федоровка районында башлануы икеләтә шатлык.
Бала Чытырман авылы Ашкадар елгасының - уң ягында, ә Иске Чытырман авылы сул ягында урнашкан, әйтерсең лә ике аерылгысыз туган. Бу яңа җирлек, монда бер гаилә кебек төрле милләт кешеләре: башкортлар, руслар, татарлар, украиннар, мордвалар һәм башкалар яши.
“Пугачев” совхозы үзәгендә яшәү һәм эшләү элек абруйлы саналган. Яхшы тормыш шартлары - уңайлы фатирлар, хезмәт хакын вакытында алу, зур мәдәният йорты, шәп мунчасы һәм квалификацияле белгечләре булган зур участок дәваханәсе. Авыл зур булмаган тау итәгенә утырган. Кергәндә балык хуҗалыгы буалары күренә. Янәшәдән Федоровка - Мәләвез юлы уза, Ашкадар елгасы буенең тугайлыкларында киң печәнлекләр. Таулары ике яктан да салкын җилләрдән һәм кышкы бураннардан саклый.
Яшь белгечләр Венер һәм Суфия киләчәккә зур планнар белән килә. Венер - һөнәре буенча зоотехник, Башкорт авыл хуҗалыгы институтын бетерә, ә Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлаган Суфия мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта. Үзләренә йөкләтелгән бурычны алар намуслы үти.
-Җилдәй җитез вакыт су кебек ага,-ди Венер абый. - 50 елдан артык вакыт күз ачып йомганчы үткән дә киткән. Гаиләбез дә ишәя барган. Дүрт балабыз - Булат, Айрат, Линар улларыбыз һәм Диләрә кызыбыз бар.
Совхоз фатиры кысырыклангач өй салырга булдык. Совхоз безгә өй салыр, бәрәңге, җиләк - җимешен утыртыр өчен җир участогы да бирде.
Кичләрен челтерәп аккан елга тавышы, болын кошларының сайравы ишетелә. Кайчагында куаклар арасыннан адашкан куян йөгереп чыга да, Зөбәеровлар утарындагы кайнап торган тормыштан күзен алалмыйча як-ягына карана. Сыерның яшел үлән уртлавы, кечкенә сарайдагы тавыкларның кыткылдавы битараф калдырмый, әлбәттә. Кайчагында йорттагы тәртип белән килешә алмаган яисә койма артындагы шау-шулы тавышларга өргән эт тавышы да ишетелә.
Без күпер аша үтеп, мәчет эргәсеннән үзәк урамга, урындагы эшкуарның азык-төлек кибете ягына борылдык. Юлда очраган урта яшьләрдәге Николай исемле кешедән безгә кирәкле адресны ачыкларга туктадык.
- Венер, зоотехникмы? -дип сорады ул. - Хатыны укытучы, урта мәктәптә эшләде. Авыл кешесен беләм, әлбәттә. Кичә кич олы уллары Булатның әти-әнисе янына кереп барганын күрдем. Ул да моннан ерак түгел генә үз йорты белән яши. Мәктәптә эшли, атказанган укытучы, хәрмәткә лаек кеше.
Сүзгә әвәслеген күреп мин дә: “Ничек яшиләр, үзләре генәме, әллә балалар беләнме?”- дип сорыйм.
Яхшы, - диде ул. - Икәүләп гомер итәләр, пенсиядәләр. Икенче уллары Айрат Федоровкада эшли, кече уллары Линар Уфада яши, ә медицина хезмәткәре булган Диләрә кызлары Күмертау шәһәрендә гомер итә.
- Гаиләсе зур икән...
- Әлбәттә. Аның бар балалары да белемле, институт тәмамладылар. Һәркайсысының үз гаиләсе, балалары. Әти-әниләре янына кайтып йөриләр. Мин бит алардан ерак түгел генә яшим. Венер Мөдәрис улы мин эшләгән совхозның Златоустовка бүлеге идарәчесе булып хезмәт куйды. Ниндидер чорда ул баш зоотехник булып эшләде, кандидатурасы хәтта совхоз директоры вазыйфасына да булган дигән хәбәрләр йөрде. Аннары инде үзгәртеп кору башланды.
Әңгәмәбез ахырында темага кагылмаган, авылның тышкы күренешенә, кайбер өйләрнең, хәтта ике катлыларының да моңсу гына утыруларына бәйле сораулар бирдем. Элеккеге кунакчыл һәм көлеп торган өйләрдән бер ни калмаган диярлек.
-Үзгәртеп кору, энекәш, тормышны катгый үзгәртте.
Аннары бераз уйлана төшеп:
-Район һәм республика җитәкчелеге булышырга тырыша. Күптән түгел генә әле Венер Мөдәрис улының туган ягы Әтәчтә район хакимияте ярдәмендә авыл зиратын ихаталап алдылар. Авыл халкы бик канәгать калган. Шәһәрдә гомер иткән туганнарын халык монда - авыл зиратында җирли. Киләчәктә авыллар үз дәрәҗәсенә әйләнеп кайтыр ул. Икмәктән дә олы нәрсә юк.
Бу чыннан да шулай, икмәктән дә кадерле нәрсә юк, дип кабатлыйм аның артыннан.
Мәгълүмате һәм ихласлыгы өчен Николайга рәхмәт белдердек. Бәлки, аның ачык йөзлелеге абруй казанган Зөбәеровларга бәйле булып каладыр.
Венер абыйның йортын тиз таптык. Тимер, буяулы, матур капка алдында ул байрак янындагы сакчы сыман басып тора иде. Төз буйлы, какча гына абзый тиздән 80 яшен тутырачак. 87 яшенә кадәр яшәгән әтисенә охшаган икән,- дип уйладым ерактан ук. Әти - әнисе Әтәчтә яшәгән. “Үрнәк”, аннары Карл Маркс колхозларында хезмәт куйганнар. Венер аларның икенче балалары була. Сугыштан кайткан өлкән Зөбәеров мәктәптә укытучы булып эшли. Совет Армиясе офицерын, 2 нче группа инвалидын 1947 елда “Үрнәк” колхозы рәисе итеп сайлыйлар.
Өч малай һәм алты кызга гомер бүләк иткән әниләре Рауза апа “Ана даны” ордены белән бүләкләнә. Авыр сугыш һәм аннан соңгы елларда ул колхозда комбайнчы була, ир-егетләр белән беррәттән авыр чорның бар михнәтләрен күтәрә.
Венер Мөдәрис улы хуҗалыгын: бакчасын, бәрәңге җирләрен, умарталарын күрсәтте. Безнең белән бергә хуҗаның эте дә ияреп йөрде.
-Җәен ул умарталыктан китми. Бал кортларыннан курыкмый, алар да аңа өйрәнгән, этебез дә гаилә әгъзасе.
Венер абый безне чәй эчәргә өенә чакырды. Суфия җиңги сый - нигъмәттән сыгылып торган мул өстәл әзерләгән.
-Барысы да үзебезнең азык - төлек,-дип сөйләнә - сөйләнә утыртты ул безне өстәл артына.
Өстәлдә самавыр гөжләде, тирә - якка хуш ис тараткан мәтрүшкәле чәй өстәлдә әзер тора иде инде. Шунда ук матур пыяла савытка кәрәзле бал да салынып куелган, янында гына сыек балы да бар иде. Кайнар коймак, эремчекле пирог, өчпочмак һәм бавырсак - барысы да телеңне йотарлык. Шулар өстенә Суфия җинги зур савытка салып кош ите дә алып чыкты.
Чәй өстәле артында сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Дусларыбызны, хезмәттәшләребезне, үзгәртеп - кору чорын, уңыш-хаталарыбызны искә алдык. Авыл биләмәләрен тергезү буенча булган күзаллауларыбыз белән дә бүлештек. “Икмәктән дә олы нәрсә юк”- дигән төшенчә авылларыбызның киләчәгенә йөгынты ясамый калмас, дип өметләнәбез.
Чәй эчә - эчә матур гаиләгә, балаларына карап сокланып утырдым.
Каршыбызда тамырлары белән җиргә береккән крестьян, зоотехник, бар гомерен туган районына, “Пугачев” совхозына багышлаган талантлы белгеч, гаилә башлыгы, үзгәртеп коруның авыр вакытларында да туган оясын ташлап чыгып китмәгән ир узаманы утыра иде.
Ул безне тыныч кына, сүзебезне бүлдермичә генә тыңлый, артык көлеп бармый. Узган елларның күңелендә үтә дә ныклы эз калдырганы күренеп тора.
Әнә шул тыныч холкы, авылга кагылышлы мәсьәләләрдә җитди сөйләшүе бары тик ихтирам гына уята.
Хатыны Суфия җиңги ачык, сөйләшеп бара. Игелекле, эчкерсез күзләре аеруча ихтирам уята. Укытучы, балалар белән эшләгәне сизелә.
Кайтыр вакыт та җитте. Хуҗабикәнең юлга биргән күчтәнәчләрен алдым. Кузгалып киттек. Хушлашканда машина сигналына басып артка карыйм. Капка төбендә тыныч кына кул болгаган Венер абыйга сыенып тормыш иптәше Суфия җинги басып тора иде.
Капчыкны капшап карыйм, зур булмаган банка белән бал. Авызымда янә бал тәме килгәндәй, ә машина эче Ашкадар елгасы буенда үскән хуш исле үлән исе белән тулгандай булды, шул елга артында гына яшәүче умартачы Венер абый һәм хатыны Суфия апаны хәтерләтте.
“Бал исе гаҗәеп тәмле икән лә”, - дигән уй килде башыма. Ә бит күңелеңнең иң нечкә кылларын тибрәтә алырлык итеп, бары тик әти- әни йортыннан гына шундый ис килә. Таныш, шагыр-шогыр килеп торган ишекне ачып бусагадан атлап керү белән шушы, күңелеңә якын исне сизәсең. Олы яшьтәге әнинең җыерчыклы куллары сине күкрәгенә кысып, чәчләреңнән сыйпый, ә үзе, күрешү шатлыгыннан, акрын, сүзсез генә җиңе белән күз яшьләрен сөртә.
Нурфәез ГОМӘРОВ.
Уфа шәһәре.