

Бу гүзәл ханымның төп сыйфаты - эшсөярлек һәм тынайлык. Аны фотога төшәргә ничек үгетләгәнне белсәгез икән!
- Әллә нәрсә эшләмәдем, нигә мине гәзиткә язасыз?!- дип аптыратты ул. Чак үгетләдек үзен.
Балыклы авылы биләмәсе башлыгы Рәйхан Җәүдәт кызы Айбәтова Лилия Биктимер кызы Хәсәнованың аның оешмасында хезмәт салуына сөенеп бетә алмый. Монда җыештыручы булып эшли. Эшен чын күңелдән, намулы итеп башкара, һаваны һәм бар тирә-юнне чистарта кебек.
Тәртип ишек төбеннән үк башлана. Газоннарда чәчәкләр утыртылган, сукмаклар себерелгән, бар җирдә пөхтәлек. Ул үсемлекләрне карап, кирәк чакта суын да сибеп тора, игътибарсыз чәчәкләр бик тиз сулуын барыбыз да яхшы белә. Ә нәкъ менә Лилия сыман эшләсәң, тирә-як ямьгә күмелә.
Моннан кала, Лилия Биктимер кызы төп вазыйфаларыннан тыш эшләрне дә башкара. Эшкә намуслы карашы аңарда элегрәк колхозда сыер савучы булып хезмәт куйган чагыннан ук барлыкка килгәндер. Тырыш хезмәте өчен гел алдынгылар рәтендә була ул.
Лилия Биктимер кызының улы Рөстәм инде күптән буй җиткергән.
Лилия ханым өендә уңган хуҗабикә, хәстәрлекле ана, игелекле күрше, диләр аның хакында коллективында.
Менә шулай, тыйнак кына, намуслы башкара ул үз эшен.
Шундый кешеләр күбрәк булганда, тормышыбыз да күркәмрәк булыр иде.
Гөлрәйхан БАКИЕВА.
Фәнис АКЧУРИН фотосы.