+10 °С
Облачно
Общие статьи
25 Сентября , 04:13

Мизгелләрнең кадерен белә

Әтәч авылында яшәүче Вәгыйз Исмәгыйль улы Салихов күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Мизгелләрнең кадерен беләМизгелләрнең кадерен белә
Мизгелләрнең кадерен белә

Мондый кешеләр белән очрашканда, ирексездән: «Я рабби, күз тимәсен, алга таба да аны да, барыбызны да сакла», — дип әйтәсең. Һәм барысы да яхшы булсын, дип телисең.
Әтәч авылында яшәүче Вәгыйз Исмәгыйль улы Салихов күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Хатыны белән алар дүрт ул үстерәләр, алар инде күптән тормышта үз юлларын тапкан, һөнәрле, хәзер төрле шәһәрләрдә үз гаиләләре белән яши. Уллары Газинур биредә, туган авылында төпләнеп калган булган. Әмма мәктәп ябылгач, укытучы хатыны белән Стәрлетамак шәһәренә күченәләр. Әлбәттә, барлык балалары да кайтып тора, ярдәм итәләр. Әмма һәркайсысының үз эше, үз мәшәкате бар.Вәгыйз абый хатыны белән үзара аңлашып матур тормыш кичерәләр. Әмма ун ел элек Рәмзә Сәхиулла кызы бу дөньядан китеп бара. Чирле хатынын Вәгыйз Исмәгыйль улы күп еллар дәвамында зур кайгыртучанлык һәм ярату белән карый. Авылдашлары һәм балалары аңа мондый кешелеклелеге һәм игелекле, мәрхәмәтле йөрәге өчен бик рәхмәтле. Үзе исә ул сугыш һәм сугыштан соңгы елларда илне җимереклектән күтәргән, кечкенәдән үк хәтта өлкәннәр түзә алмаслык сынауларда чыныккан кыю «сугыш балалары» буыныннан. Вәгыйз абыйның әтисе олы яшьтә һәм чирле булган, шуңа күрә сугышта катнашмаган. Әмма ачлык, авыр хезмәт аларның гаиләсен дә урап узмаган. Моннан тыш, аларның сыерлары чирләп үлгән, ә яңасын сатып алырга акчалары булмаган. Авылда ансыз, бигрәк тә шул ачлык елларында, бу коточкыч бәла була. Ул бит бердәнбер туендыручы булган, үлән һәм черек бәрәңге белән генә тукланган кешеләрне шифалы сөт белән коткарып калган.
Бераз үсә төшкәч, Вәгыйз Салихов үзенең яшьтәшләре белән бергә өлкәннәр белән беррәттән кырларда, фермаларда хезмәт куя. Урындагы мәктәпнең җиденче сыйныфын тәмамлаганнан соң, ул Карл Маркс исемендәге туган колхозының тулы хокуклы әгъзасы булып китә. Хуҗалыкта ул гомер буе терлекче булып эшли. Хатыны белән бергә колхоз бозауларын караган чорлары да була. Вөҗдан буенча яшиләр, эшлиләр, һәрвакыт авылдашлары, күршеләре белән яхшы, дус мөнәсәбәтләрдә булалар, бер-берсенә ярдәм итешәләр. Шул сәбәпле тормыш та матуррак, мәгънәлерәк, кызыклырак була, төшенкелеккә, үпкәләргә, ачуга урын калмый. Бу исә аларга көч бирә.
Тормышка булган мондый мөнәсәбәт Вәгыйз Исмәгыйль улына бүген дә ярдәм итә. Ул ялгыз яши, әмма үз көннәрен мәгънә, игелек һәм кызыксынулар белән тутыра белә. Аның йорты авыл клубыннан ерак түгел урнашкан. Һәм «Без бергә» волонтерлар төркеме челтәр үрү, СВО сугышчыларына кирәкле башка әйберләрне әзерләү өчен җыелган чакта, Вәгыйз абый эш арасында кайнар чәй эчәр өчен аларга тәмле күчтәнәчләр алып килә, идән себерергә дип себеркеләр кертә, материаллар сатып алу өчен акчалата да ярдәм итә. Йортында да чиста, бик пөхтә, ә ишегалдындагы түтәлләрдә чәчәкләр үсә.
Әйе, бу буын тормышның һәр мизгелен бәяли, аны үз көченнән килгәнчә бизи белә. Алар әйләнә-тирәдәгеләрнең һәм яшьләрнең хөрмәтенә лаек. Яшьләр өчен ул ныклык, зирәклек һәм игелеклелек үрнәге булып тора.
Гөлрәйхан БАКИЕВА.
Фәнис АКЧУРИН
фотосы.

Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас