-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 июнь 2022, 08:59

Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы Аблай авылында әдәби бәйрәм узган

«Мәдәният» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен Аблай мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә «Гасырлар уза бара, ә Пушкин – мәңгелек» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәргән.

Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы Аблай авылында әдәби бәйрәм узган
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы Аблай авылында әдәби бәйрәм узган

«Мәдәният» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен Аблай мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә «Гасырлар уза бара, ә Пушкин – мәңгелек» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәргән. Чара бөек шагыйрьнең 223 еллыгына багышланган.

Китапханәче күргәзмә янында укучыларны Александр Сергеевичның биографиясе һәм китаплары белән таныштырган, «Пушкинны белүчеләр» дип исемләнгән викторина үткәргән. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре малайлар һәм кызлар өчен төрле конкурслар оештырган.

«Пушкин китапларын укып, без, бөек шагыйрьләрнең берсе дөньяга килгән ил балалары, дип горурлана алабыз», - дип чыгыш ясаган БР Чакмагыш районы Аблай авыл мәдәният йорты мөдире Лида Шәяхмәтова.

 

Яңалык һәм фото чыганагы: https://chekmagush.bashkortostan.ru/

Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы Аблай авылында әдәби бәйрәм узган
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы Аблай авылында әдәби бәйрәм узган
Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: