+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 июнь 2022, 08:31

БР Октябрьский шәһәрендә казак җыры фестивале үтте

«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында шәһәр мәдәният йортында сигезенче тапкыр «Распахнись, душа казачья!» төбәкара  казак мәдәнияте фестиваль-конкурсы узгарылды.

Быел анда 360 кеше, шул исәптән Башкортстан Республикасы, Ырынбур, Свердлов һәм Самара өлкәләреннән 30 иҗат коллективы һәм 16 солист катнашты.

Мәртәбәле кунаклар - Октябрьский шәһәре хакимияте  башлыгы Алексей Шмелев; Уфа-Табын аерым казак җәмгыяте атаманы Максим Дементьев; Октябрьский шәһәренең Троицк-Сергиев чиркәве руханиы, иерей Александр Бронников конкурсантларга матур теләкләр юллады.

Мәдәният һәм ял паркының җәйге эстрадасында гала-концерт булды. Анда иҗат коллективлары, солистлар, октябрьлылар һәм фестиваль кунаклары чыгыш ясады.

Чара җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Яңалык һәм фото чыганагы: http://www.oktadm.ru/

БР  Октябрьский шәһәрендә  казак җыры фестивале үтте
БР Октябрьский шәһәрендә казак җыры фестивале үтте
Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: