«Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында Калмашбаш авылы китапханәчесе тарафыннан «Яшел дөньяны саклыйк!» экологик калейдоскобы үткәрелгән.
Чараның беренче өлеше табигатькә багышланган. Китапханәче урманда, ил басуларында һәм болыннарында гына түгел, хәтта ишегалдында үсә торган дару үләннәре, үсемлекләрнең әһәмияте турында сүз алып барган, табигатьне һәм тирә-як мохитне саклау турында сөйләгән. Балалар экологик табышмаклар сорауларына җавап биргән, күргәзмәдәге китаплар белән якыннанрак танышкан.
Икенче өлештә нәниләр өчен «Пластик һәм кәгазь», «Экопрогулка», «Хайванны тап» дигән хәрәкәтле уеннар оештырылган. Малайлар һәм кызлар җәй, урман, табигать турында җырлар башкарган, «Сәяхәт алдыннан тикшерү» тесты үткән.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://chekmagush.bashkortostan.ru/