«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында БР Мәдәният министрлыгы мәдәният өлкәсендә муниципаль берәмлекләр карамагындагы балалар сәнгать мәктәпләре һәм укытучылары арасында «Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы», «Иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе» Гомумрусия конкурсының Iнче төбәк туры уздыра.
Әлеге конкурста Приют эшчеләр бистәсенең 2 нче санлы Балалар сәнгать мәктәбе катнаша, үзенең һөнәри педагогик эшчәнлеген музыкаль-теоретик дисциплиналар укытучысы Елена Анатольевна Сабодашева күрсәтә.
Шулай ук төбәк турында укытучы «Сольфеджио» һәм «Музыка тыңлау» фәннәре буенча 3 нче сыйныф укучыларына үткәргән катнаш видео-дәресен тәкъдим итә.
Мәктәп һәм укытучы тарафыннан зур эш башкарылган, конкурста катнашу өчен күпьеллык тәҗрибә файдаланылган.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://belebey-mr.ru/