+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 июнь 2022, 09:16

БР Калтасы районы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы башлану турында презентация караган

Кызыл Холм авылы 1нче санлы "Теремок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр игътибарына Бөек Ватан сугышы башлану турында презентация тәкъдим ителгән.

БР Калтасы районы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы башлану турында презентация караган
БР Калтасы районы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы башлану турында презентация караган

Кызыл Холм авылы 1нче санлы «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр игътибарына Бөек Ватан сугышы башлану турында презентация тәкъдим ителгән. Чара «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Патриотик тәрбия» федераль проекты кысаларында узган.

«22 июньдә бөтен ил Хәтер һәм кайгы көнен билгели. 81 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган, бу көнне Русия һәлак булганнарны искә ала. Сугыш 27 миллионга якын совет гражданының гомерен өзде. Бүген алар хәтеренә шәмнәр кабызалар, чәчәкләр һәм веноклар салалар. Балалар бу сугыш безнең ил тарихында иң канкойгыч булганын аңлады. Соңыннан без бергә Хәтер шәмнәре кабыздык һәм һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдык», - дип сөйләгән тәрбияче Людмила Васильева.

 

Яңалык һәм фото чыганагы: https://kaltasin.bashkortostan.ru/

 

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: