+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 июль 2022, 10:00

БР Бәләбәй районы Шаровка мәктәбендә "Үсеш ноктасы" ачылачак

Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев табигый-фәнни һәм техник юнәлештәге “Үсеш ноктасы” үзәгенә кушылачак Шаровка авылы мәктәбендә булды. Проект «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Мәктәптә физика һәм информатика, шулай ук биология һәм химия кабинетлары үзгәрәчәк. Җиһазлар өлешчә кайтарылган инде.

62 укучы беренче сентябрьдән матур, яңача җиһазландырылган кабинетларда белем ала башлаячак.

Комплектта физиология буенча цифрлы лаборатория бар, ул укучыларга кеше организмы турында тулырак белем алырга ярдәм итәчәк.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://belebey-mr.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: