+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 июль 2022, 09:37

БР Күмертау шәһәрендә «Барлык буын морякларына» монументы ачылды

Күмертау шәһәренең Җиңү паркында Русия Хәрби-диңгез флоты көне бәйрәме алдыннан хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләргә багышланган истәлек комплексы ачылды.

Ул «Барлык буын морякларына багышлана» дип язылган обелисктан, якорьләр һәм швартовкалау элементларыннан тора. Комплекс морякларның истәлекле даталарны бәйрәм итү урыны һәм «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Гражданнарны патриотик тәрбияләү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә торган чараларны уздыру үзәгенә әвереләчәк.

Чарага су асты һәм су өсте көчләре, флотның яр буе гаскәрләре ветераннары һәм диңгез авиациясе очучылары, «Юнга» хәрби-патриотик клубының яшь тәрбияләнүчеләре дә чакырылды.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://www.admkumertau.ru/ru/administratsiya-gorodskogo-okruga/organy-upravleniya/organizatsionnaya-struktura-administratsii/zamestitel-glavy-administratsii-po-sotsialnoj-i-kadrovoj-politike-i-strukturnye-podrazdeleniya/54-otdel-razvitiya-sotsialnoj-sfery-molodezhnoj-politiki-i-sporta

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: