+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 июль 2022, 09:38

Аскын авылында урнашкан Башкорт авыл хуҗалыгы һөнәри көллиятен заманчалаштыралар

"Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында анда ремонт агымдагы елда башланачак.

Башкорт авыл хуҗалыгы һөнәри көллиятен капиталь төзекләндерүгә 69 млн 92 мең сум акча бүленәчәк. Укыту корпусы, тулай торак, ашханә биналары яңартылачак. Шулай ук биналарны җылыту һәм металл панельләр белән тышлау, стеналарның эчен бизәү, идән-тәрәзәләрне, яктырткычларны алыштыру, керү урынын, суүткәргечне, санитар узелын ремонтлау һәм башкалар эшләр планлаштырыла.

Район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов әйтүенчә, капиталь ремонт Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәте һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә башкарылачак.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://askino.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: