+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 июль 2022, 07:03

БР Борай районында яшүсмерләр өчен патриотик чаралар узды

Алар “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Патриотик тәрбия” федераль проекты кысаларында үткәрелде.

Борай авылы «Танып» сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр өчен Патриотлык һәм каһарманлык дәресе узды. “Хәрби туганлык” Борай бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Айдар Ситдыйков һәм активист Рәнис Ихсанов Ватанны саклаучыларның традицияләре һәм хәрби бурычлары белән таныштырды, үз хезмәтләре турында сөйләде, сорауларга җавап бирде, яхшы ял һәм яңа уку елында уңышлар теләде.

Мамады авылы клубында «Фидакарьлек, намус һәм дан турында» патриотик сәгать узды. Җыелучылар алдында “Хәрби туганлык” Борай бүлекчәсе активистлары Артём Атнафиков һәм Герман Әхмәтшин чыгыш ясады.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://buraevo.bashkortostan.ru/

БР Борай районында яшүсмерләр өчен патриотик чаралар узды
БР Борай районында яшүсмерләр өчен патриотик чаралар узды
Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: