+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 август 2022, 09:16

Гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бүздәк районында өч белем бирү учреждениесе яңартыла

022 елда «Мәгариф» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру программасына районның өч мәгариф учреждениесе керде.

Гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бүздәк районында өч белем бирү учреждениесе яңартыла
Гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бүздәк районында өч белем бирү учреждениесе яңартыла

2022 елда «Мәгариф» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру программасына районның өч мәгариф учреждениесе керде. Ташлыкүл мәктәбендә спорт залы төзекләндерелде: тәрәзәләрне алыштырдылар, түшәмне агарттылар.

Бүздәк авылының 2-нче санлы мәктәбендә курчак театрын ачу максатында эшләр алып барыла, анда өстәмә белем бирү буенча 20 яңа урын барлыкка киләчәк. Компьютер һәм тавыш җиһазлары, театральләштерү өчен пәрдә сатып алдылар.

Яшүсмерләр өчен «Олимп» үзәгендә өстәмә белем бирү программасы буенча 60 урын ачылачак. Монда, яңа идеяләр һәм проектлар белән, "ЮнКор" һәм "Медиастудия" берләшмәләре эшли башлаячак.

 

Яңалык һәм фото чыганагы: https://buzdyak.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: