+8 °С
Дождь
Мәгариф
1 Октября , 09:04

Киләчәккә ишек ачучылар

Барлык заманнарда да кешеләр укытучыны, әти-әниләр белән беррәттән, хөрмәт иткәннәр. Бу гадел, чөнки нәкъ менә ул зур, үзаллы тормышка төп юллама бирә. Ә һәр педагог үз укучысын акыллы, уңышлы һәм тормышта үз урынын тапкан бәхетле кеше итеп күрергә тели.

title
Киләчәккә ишек ачучыларКиләчәккә ишек ачучылар
Киләчәккә ишек ачучылар

Динес урта мәктәбенең физика, математика һәм башкорт теле укытучысы Эльвира Флүс кызы Сабитованың гомуми педагогик стажы егерме елдан артып китә. Батыр авылы кызы 2002 елда Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлый һәм хезмәт юлын Веселовка мәктәбендә үз белгечлеге буенча башлап җибәрә. Шул ук елда Динес егете Флүз Сабитовка кияүгә чыга. Укырга, белемен арттырырга күнеккән яхшы педагогның телләргә дә кызыксынуы зур була. Веселовкада эшләгән берничә ел эчендә ул чуваш телен дә аңлый һәм хәтта азрак сөйләшә башлый. Шул ук вакытта башкорт һәм татар телләрен бик яхшы белә. Тәкъдим иткәч, ул эш һәм декрет ялы белән беррәттән, икенче югары белем алып, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлегенә ия була. Хәзерге вакытта ул республиканың дәүләт телен өйрәнү буенча әлеге предметтан үз мәктәбендә һәм инде ике ел — Фёдоровка 2 нче урта мәктәбендә дәресләрне уңышлы алып бара. Эльвира Флүс кызының укучылары, төп предметлардан нигезле белем алып, югары һәм урта уку йортларында укуларын уңышлы дәвам итәләр.
Сабитовлар гаиләсен Динес авылында хезмәт уңышлары һәм казанышлары өчен генә түгел, ә ярдәмче хуҗалыкларын өлгеле, матур, тулы итеп алып барулары, тырышлыклары, күршеләре һәм авылдашлары белән тату яшәүләре, игелеклелекләре өчен дә хөрмәт итәләр.
Аларның гаиләсендә өч бала үсә. Олы уллары Линар — Ватанны лаеклы саклаучы, аның өчен әти-әнисе һәрвакыт җан ата. Кызлары Азалия — Башкорт дәүләт медицина университетының икенче курс студенты. Әмир исә өченче сыйныфта укый. Педагог Сабитованы укучылары һәм аларның әти-әниләре хөрмәт итә, Динес һәм Фёдоровка мәктәпләре хезмәттәшләре һәм җитәкчелеге югары бәяли. Без Эльвира Флүс кызына, районның барлык укытучыларына, педагогика ветераннарына изгелек, гүзәллек, игелекле эшләрендә уңышлар телибез!
Гөлрәйхан БАКИЕВА.
Фото тәкъдим ителде.

Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас