«Ашкадар таңнары»ның 7 майда чыккан 19 саны Җиңү көненә багышлана. Бу санда сез бик күп кызыклы мәкаләләр, шул исәптән, сугыш чоры балалары, ветераннар турында укый аласыз. «Сугыш тәмамланды, ә йөрәк һаман сыкрый», «Минем картәтием – минем героем!», «Кыюлык һәм батырлык күрсәтә» мәкаләләрендә дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннар хакында мәгьлүмат табарга мөмкин. Мондагы хатирәләрне укыганда йөрәкләр сулкылдый, күзгә яшь килә.