Росстат мәгълүматларына караганда, 2021 елның җиде ае эчендә Башкортстан Республикасында сафка кертелгән торак күләме былтыргы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 21,2 процентка арткан.
-Быел, «Торак» милли проектын тормышка ашыру кысаларында расланган күрсәткечләргә ярашлы, республика ким дигәндә 2,2 млн квадрат метр торакны сафка кертергә тиеш, - дип билгели Башкортстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин. – 2024 елга республика 2,950 млн кв.м., ә 2030 елга – ким дигәндә 4 млн кв.м. торакны сафка кертергә планлаштыра.
Росстат мәгълүматларына караганда, Русия Федерациясе субъектлары арасында 2021 елның җиде ае эчендә торак йортларны сафка кертү буенча Башкортстан җиденче, Идел буе федераль округы буенча – икенче урында.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://building.bashkortostan.ru/