+26 °С
Болытлы
Русия президенты Владимир Путин 2023 елны илдә Укытучы елы дип игълан итү идеясен хуплады. Бу турыда ТАСС хәбәр итә. Мондый инициатива белән дәүләт башлыгының җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуында катнашучы укытучы Екатерина Гришина чыгыш ясады.
«Бу яхшы идея, яхшы тәкъдим», - диде Владимир Путин. Дәүләт башлыгы билгеләвенчә, укытучыларга эш хакы түләү системасын заманчалаштырырга кирәк.
Моннан тыш, властьләр укытучының дөрес образын булдыруга да акча бүләргә тиешләр, дип билгеләде Путин.
Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/
Фото: Рамиль Ситдиков / РИА Новости