+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 август 2021, 09:31

«Демография» милли проекты буенча бүлеп бирелгән махсус автомобиль Фёдоровка районының аз хәрәкәтләнүче гражданнарын йөртә.

Фёдоровка районы дәваханәсе янында һәм район авылларында «Демография» милли проекты “Өлкән буын» федераль проекты дип язылган автомобильләрне очратырга мөмкин.

Бу автомобильне 65 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәк гражданнарны медицина тикшерү яки нинди дә булса белгечкә күрсәтү өчен Күмертау шәһәре бүлеп бирә.

Өлкән яшьтәгеләр арасында сәламәтлеге буенча хастаханәгә бара алмаган, күптән медицина күзәтүе узмаганнар күп. Урыннарда фельдшерлар үз карамагындагыларын белә, кайчагында туганнары яки күршеләре хәстәрлекли, шулайитеп тикшерүгә мохтаҗлар исемлеге төзелә.

Автомобиль безнең районга һәр пәнҗешәмбе көнне килә һәм берәр авылгабара. Ул махсус җиһазландырылган, коляскадагы инвалидлар өчен урыны бар. Хәрәкәт иткәндә һәм тикшерү үткәндә Күмертау шәһәреннән социаль хезмәткәр һәм авыл фельдшеры озатып йөри. Кичә, 26 августта, Кузьминовка халкы тикшерү үтте. Бу проект беренче ай гына эшләми, пандемия аркасында туктатылып торды, ә март аеннан район халкы әлеге хезмәттән яңадан файдалана башлады.

Лидия ГОЛУБНИЧАЯ.

Автор  фотосы.

Автор:Гульфия Ахмерова
Читайте нас: