-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 август 2021, 09:56

Ни өчен Путин чиновникларга чит ил гражданлыгы белән эшләргә рөхсәт итте?

Президент Владимир Путинның дәүләт һәм муниципаль хезмәткә чит ил гражданлыгы белән алуны рөхсәт ителгән указы Киевка килеп гражданлыгыннан баш тарта алмаган украинлыларга исәпләнгән.Яңа указга президентның пресс-секретаре Дмитрий Песков шулай дип аңлатма бирде. Моны РИА Новости хәбәр итә.

«Украина гражданлыгы булганнарга аңлашылсын өчен. Украинадан киткәннәр беркем белән дә бәйләнешкә керә алмыйлар,анда бара да алмыйлар, бу алар өчен хәвефле.Де-факто буенча алар үзләрен Украина гражданнары итеп санамыйлар, ләкин де-юре буенча кайдадыр исәптә торалар”,- дип аңлатты Кремльнең рәсми вәкиле.

Песков әйтүенчә, указ йөздән күбрәк булмаган кешегә кагыла. “Кызганычка каршы, бу искәрмә тормышның чынбарлыгы”, - дип йомгаклады ул.

25 августта  Русия президенты Владимир Путин чит ил паспорты да булган,  чит ил гражданлыгыннан баш тарта алмаган Русия гражданнарына дәүләт һәм муниципаль хезмәткә керә алуларына рөхсәт итүче указга кул куйды. Мондый чиновниклар дәүләт серенә рөхсәт булмаган вазифаларны били ала.

1 июньдә Русия дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренә, шулай ук хәрбиләргә чит ил гражданлыгын тыючы законнар пакеты үз көченә керде.

Мәгълүмат чыганагы: LENTA.RU

Фото: Екатерина Штукина / РИА Новости

Автор:Гульфия Ахмерова
Читайте нас: