-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 август 2021, 09:29

Урманнарда авиация патруле дәвам итә

 БР Урман хуҗалыгы министрлыгы  “Урманнарны саклау”  («Экология» милли проекты) федераль проекты кысаларында һәм урман фонды җирләрендә урманнарда янгын чыгу очракларын оператив  рәвештә ачыклау өчен, гадәттән тыш янгын хәвефсезлегенә  бәйле чираттагы авиация патруле оештырды.

Урманнарда авиация патруле дәвам итә
Урманнарда авиация патруле дәвам итә

 БР Урман хуҗалыгы министрлыгы  “Урманнарны саклау”  («Экология» милли проекты) федераль проекты кысаларында һәм урман фонды җирләрендә урманнарда янгын чыгу очракларын оператив  рәвештә ачыклау өчен, гадәттән тыш янгын хәвефсезлегенә  бәйле чираттагы авиация патруле оештырды.

- Бу көннәрдә авиация разведкасы республиканың көньяк-көнчыгышындагы үтеп керү кыен булган таулы  урыннарында үткәрелә, очышның төп максаты - ут таралуның юнәлешләрен, мәйданнарын билгеләү, - дип хәбәр итте республиканың урман янгыннары үзәгенең очучы-күзәтүчесе Урал Риянов. - Һава разведкасы Әбҗәлил, Белорет, Бөрҗән, Зилаир һәм Зианчура районнары территорияләрендә гамәлдәге янгын чыганакларына юлларны һәм алымнарны нәтиҗәле билгеләргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, 23 августта һава разведкасы вакытында Мулдакай участок урманчылыгы территориясендә янгын чыгу очрагы ачыкланган.

Республика территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булуын дәвам итә. Янгыннарның төп сәбәпләре-халыкның ут белән саксыз эш итүе һәм утның башка категория җирләреннән күчүе. Янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Урман янгыны яки урман массивлары янында янган очракта, урман саклауның бердәм түләүсез телефонына: 8(800)-100-94-00 яки БР Урман хуҗалыгы министрлыгының региональ диспетчерлык хезмәтенә: 8(347)-218-14-14 шалтыратырга.

Чыганагы: БР Урман хуҗалыгы  министрлыгы

Автор:Гульфия Ахмерова
Читайте нас: