+29 °С
Ачык
Башкортстанда телефон террористын тоткарлаганнар. Ул 21 яшьлек эшсез булып чыккан. "Мина куелуы" турында шалтыратканнан соң Стәрлетамакта сәүдә комплексларының берсе ашыгыч рәвештә ябылды. Сатып алучылар һәм сатучыларны эвакуацияләделәр. Эшкуарлар зыян күрде. Махсус хезмәтләр бинаны җентекләп карап чыгу өчен ресурслар сарыф итте. Шикләнелүче үз гаебен таныды. Аны 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.
Фото hәм мәгълүмат чыганагы: https://www.bashinform.ru