+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 июль 2022, 16:33

Япь-яшь килен килә су юлыннан, чиләк-көянтәсе бизәкле ...

Хозур табигатьле, җырларда җырланган данлыклы Ашкадар буенда урнашкан Өчбүләк авылында бик матур чара узды бүген

Хозур табигатьле, җырларда җырланган данлыклы Ашкадар буенда урнашкан Өчбүләк авылында бик матур чара узды бүген. Әлимә чишмәсе бәйрәме. Өчбүләклеләр районда беренчеләрдән булып үткәрде мондый күркәм чараны, чөнки нәкъ шушы авылдан бик күп чыганаклар башлангыч алып, Ашкадарга кушылып, ерак-еракларга юл ала. Әлимә  - изге чишмәлрнең берсе, аның шифалы суын эчмәгән кеше юктыр авылыбызда. Тәнгә сихәт, җанга дәва бирә торган суыннан авыз итәргә дип балачаклары шушында үткән якташларыбызның байтагы барлык эшләрен ташлап, ашкынып кайтты бу матур чарага. Әйткәндәй, бәйрәм шәп узды. Кайтмаганнар берчә үкенеп тә куйганнардыр әле, мөгаен. Оештыручыларга зур рәхмәт, бик нык тырышканнар. Бу чара хакында тулырак "Ашкадар таңнары" район гәзите битләрендә укырсыз.

Япь-яшь килен килә  су юлыннан, чиләк-көянтәсе бизәкле ...
Япь-яшь килен килә су юлыннан, чиләк-көянтәсе бизәкле ...
Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: