+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2022, 10:13

Чарага ямь өстәде

Уфа «Нур» татар дәүләт театрының әйдәп баручы актеры, БР халык, ТРның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов мәктәп еллары, укытучылар һәм дәресләр турында кызыклы һәм кабатланмас хатирәләре белән уртаклашты.

  Белем көнендә Коралачык мәктәбендә тантаналы линейкада флаг күтәрелде, Русия һәм Башкортстан гимннарын яңгырады. Яңа уку елы башлануын белдереп беренче кыңгырау чыңлады, мәктәп турында матур шигырьләр укылды, бүләкләр тапшырылды. Уфа «Нур» татар дәүләт театрының әйдәп баручы актеры, БРның халык, ТРның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов мәктәп еллары, укытучылар һәм дәресләр турында кызыклы һәм кабатланмас хатирәләре белән уртаклашты. Балалар аны кызыксынып тыңлады, тантанага килгән ветеран укытучыларның күзләре яшьләнде.

Ул шигырь һәм җырларын искиткеч осталык белән башкарды, моңа сокланмый мөмкин түгел! Мәхмүт Мөдәрис улы укучыларга яхшы укуларын, илебезне яратуларын, туган телебезнең, мәдәниятебезнең кадерен белүләрен теләде. 

                                Гөлрәйхан БАКИЕВА.

Чарага ямь өстәде
Чарага ямь өстәде
Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: