+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 сентябрь 2022, 16:43

Сәламәт елмаюга ни җитә

      Фёдоровка  1 мәктәбендә «Очыш» мәгариф проектының «Сәламәт елмаю» модуле кысаларында махсус җиһазландырылган стоматология кабинеты эшли.

      Фёдоровка  1 мәктәбендә «Очыш» мәгариф проектының «Сәламәт елмаю» модуле кысаларында махсус җиһазландырылган стоматология кабинеты эшли. Атна саен сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә график буенча анда район дәваханәсенең өч табиб-стоматологы кабул итә. Башлангыч сыйныф  укучыларының тешләренә гомум дәвалау чаралары үткәрелгән дә инде.

  Уку елы дәвамында массакүләм-профилактик һәм санитар-сәламәтләндерү стоматология эше дәвам итәчәк. Декабрь аеннан кабинетта  Фёдоровка 2 урта мәктәбе укучыларының авыз куышлыгын тикшерү һәм дәвалау башланачак. Агымдагы елдан, мәктәп сайтында алдан язылу буенча, педагоглар да кабул ителәчәк.

  Гөлрәйхан БАКИЕВА.

Сәламәт елмаюга ни җитә
Сәламәт елмаюга ни җитә
Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: