+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 сентябрь 2022, 10:52

Гәзит-журналларга арзан чакта язылып калыгыз!

2023 елның беренче яртысына Бөтенрусия язылу декадасы башлана.

3 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр республика халкы түбән бәяләр белән республика, шәһәр һәм район басмаларына языла алачак. Яраткан басмаларга традицион рәвештә почта бүлеге аша да, онлайн да язылырга мөмкин.
«Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты өйдән чыкмыйча берничә минут эчендә басмаларыбызга подписка рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Онлайн язылу сервисыннан сайтта файдаланырга мөмкин: rbsmi.ru. моның өчен «язылу» бүлегендә керергә: https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ гәзит яки журналны сайлап алырга, аның басма яисә электрон версияләренә язылырга кирәк.
Моннан тыш, язылучылар бүләкләр конкурсларында катнаша ала. «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты “Языл һәм бүләк от” конкурсы үткәрә. Катнашу өчен республика, 2 район яки республика басмасына язылу рәсмиләштерергә кирәк: https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/. Сезне кыйммәтле бүләкләр көтә.
Бүләкләр 2023 елның гыйнвар ахырында БСТ телеканалының туры эфирында уйнатылачак. Катнашу өчен ирекле формада заявка бирергә кирәк. Адресы: 450079, Уфа ш., Октябрьнең 50 еллыгы ур., 13, «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты, 212 кабинет, яки электрон адреска: [email protected].
Моңа өстәмә рәвештә республика, район, шәһәр гәзитләре һәм журналлары редакцияләре үз конкурсларын үткәрә. Барлык нечкәлекләрне басмаларның электрон ресурсларында яки битләрендә белергә була. Ярышларда катнашу өчен язылу 2023 елның 6 аеннан да ким булмаган күләмдә рәсмиләштерелергә тиеш.

Гәзит-журналларга арзан чакта язылып калыгыз!
Гәзит-журналларга арзан чакта язылып калыгыз!
Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: