+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 октябрь 2022, 14:22

"Җыр кешегә һәрчак ярдәм итә",- диләр

Федоровка районының Юлдаш авылында гомер итүчеләр

 Авыл өлкәннәре хөрмәтенә ике зур чара үткәрделәр. 30 сентябрьдә «Гөлнәзирә» авыл хатын-кызлар вокаль ансамбле җитәкчесе Гөлнара Зәйнәгабдинова пенсионерлар һәм ветераннар өчен халык һәм популяр эстрада җырлары белән концерт оештырды. Чарада мәктәп укучылары да катнашты.
1 октябрьдә «Агинәйзәр»фольклор ансамбле халык җырлары белән шундый ук күңелле чара үткәрде. Бергәләшеп җырлар җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр, сөйләштеләр. Ике очрашу да авылның оста хуҗабикәләре әзерләгән тәмле ризыклы мул табын артында узды.  "Тынгысыз һәм хәвефле чорда мондый чаралар халыкны берләштерә, көч бирә”, - дип яза безгә Рәдифә Юлдашбаева.

Гөлрәйхан Бакиева.

"Җыр кешегә һәрчак ярдәм итә",- диләр
"Җыр кешегә һәрчак ярдәм итә",- диләр
Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: