+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 февраль 2023, 09:53

Кышкы урман

Күзне чагылдырып кар җемелди,Башлар куя, хәтта, әйләнеп.

Кышкы урман
Кышкы урман

Тып-тын калып кышкы урман йоклый
Мамык юрганына төренеп,
Ап-ак шәлле агач арасыннан
Кышкы кояш карый үрелеп.

Күзне чагылдырып кар җемелди,
Башлар куя, хәтта, әйләнеп.
Сихри тынлыгыннан моңнар ага
Күңелләрдә җырга әйләнеп.

Кышкы урман, искиткеч гүзәлсең,
Сиңа  карап һич туймассың.
Сокландыргыч аклык-сафлыгыңнан
Якты хисләр белән туласың.

Автор: Нәфисә Мирзаханова.

Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: