+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 февраль 2023, 14:29

Мигъраҗ кичәсе мөбарәк булсын!

Ул 17-18 февральдә (рәҗәб аеның 26-27нче көне) билгеләнә. Бу төнне Коръән укып, гыйбадәт кылып үткәрәләр.

Мигъраҗ кичәсе мөбарәк булсын!
Мигъраҗ кичәсе мөбарәк булсын!

Мигъраҗ кичәсе – бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең җиде кат күккә, Аллаһы Тәгалә хозурына ашуы белән бәйле бәйрәм.

Шушы кичәдә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с) не Үз хозурына чакырып, үткән пәйгамбәрләр белән күрештереп, исәпсез хикмәт һәм олы могҗизалар күрсәтте. Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребезгә өч бүләк булды. Биш вакыт намаз уку бу кичәдә фарыз ителә. Бу кичәдә Коръәннең “Бакара” сүрәсенең 285-286нчы һәм “Исра” сүрәсенең 23-29нчы аятьләре иңгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с)гә  Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткаруны сораячак.

Риваятьләргә караганда, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер тапкыр Кәгъбәтулла янында йоклап ятканда, аның янына Җәбраил фәрештә килә. Ул үзе белән “Бурак” (ягъни “яшен тизлеге белән йөрүче”) дип аталган канатлы, тылсымлы ат та алып килгән була. Шуңа атланып, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм күз ачып йомганчы Гарәбстаннан Фәләстыйнга (Палестинага), Изге Иерусалим шәһәренә Әл-Әкъса мәчетенә килеп җитә. Анда ул  намаз укый.
Аннан  соң ул Җәбраил фәрештә белән күккә аша. Анда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с) , Аллаһы Тәгаләнең көрсие (тәхете) алдында торып, Аның белән сөйләшә һәм сөйләшү вакытында 99 мең сүз әйтә, күктәге Кәгъбәне, җәһәннәм белән оҗмахны күрә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мигъраҗ кичәсендә өммәте, үзенә ышанган мөселманнар өчен Аллаһтан гафу сораган вә өммәте өчен дә Мигъраҗ теләгән. “Йа, Раббым, Мигъраҗ могъҗизасы белән мине нигъмәтләдең. Өммәтем өчен дә нигъмәт теләр идем”, – диюенә җавап итеп, Аллаһы Тәгалә: “Мөэминнәрнең мигъраҗы – намаздыр”, – дигән.
“Шушы Мигъраҗ кичәсендә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с)  аша безгә намазны фарыз итте һәм Рәсүлебез соравы буенча аны илле тапкырдан биш вакытка гына калдырды. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә: “Бер бәндә бер изгелек кылса, ун изгелек кылган шикелле әҗерле булыр”, – дип фәрман бирә. Ягъни биш вакыт намазны вакытында укысак, илле вакыт намаз укыган кебек әҗерле булырбыз. Шулай итеп, Аллаһ Тәгалә безгә җәннәткә керә торган юл күрсәтте, җәннәт ачкычын кулыбызга тоттырды. Намаз гыйбадәтендә без Аллаһы Тәгаләнең, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм фәрештәләрнең әйткән сүзләрен кабатлыйбыз. Шуңа күрә хәдис-шәрифтә “Намаз – мөэминнәрнең мигъраҗы” дип әйтелгән. Димәк, намаз укыган һәр мөселман Аллаһ белән сөйләшә, Аңа мөрәҗәгать итә, Аннан ярдәм сорый, Аңа якыная. Шундый олуг бәхеткә көн саен биш тапкыр ирешә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм соңыннан исә килгән юлы белән Мәккәи Мөкәррәмәгә кайтарыла. Шулкадәр юлны үтеп кайтканчы Пәйгамбәребезнең яткан урыны да суынырга өлгермәгән була әле. Бу хәл һиҗрәттән бер ел әүвәл милади ел исәбе белән 621 елның 27нче рәҗәбкә каршы төндә була.

Мәгълүмат чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/iman

Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: