+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 февраль 2023, 13:25

Солдатларга ярдәм – ышанычлы тыл ул

Махсус хәрби операциядәгеләргә  ярдәмнең мөһим булуын  һәркем аңлый, һәм һәркем үз  өлешен кертергә тырыша.

Солдатларга   ярдәм – ышанычлы тыл ул
Солдатларга ярдәм – ышанычлы тыл ул

 Бу очракта «күп» яки «аз» дигән төшенчәләр юк ул. Теләсә нинди сумманы да реаль ярдәмгә әйләндерергә мөмкин. Чөнки яугирләргә булышып, без, беренче чиратта, игелекле эш башкарабыз. Өчбүләклеләр  моны яхшы аңлый һәм   кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Шулай итеп, үткән атнада авыл ветераннары советы рәисе  кибет сатучылары ярдәме белән СВОдагыларга озак бозылмый торган  продукция җыюны оештырды.

”Бүгенге көндә алгы сызыкта булганнарга азык-төлек, җылы киемнәр  белән тәэмин итүдә  үз өлешебезне кертә алуыбызга шатбыз. Менә әле  җиде тартма  тутырдык. Моңа кадәр дә  авыл клубы,  китапханә, балалар бакчасы  учреждениеләре  хезмәткәрләре белән берлектә авыл кешеләре үз өлешен кертте: акча җыйды, җылы киемнәр, продуктлар алды, илледән артык пар оекбаш – бияләй  бәйләп озаттык. Авылыбызда  битараф булмаган халыкның күплеге сөендерә, чөнки  армиягә зур  ярдәм - ышанычлы тыл ул. Тиздән  дөньялар тынычланыр, ир-егетләребез  җиңү яулап туган якларына  кайтыр, дигән ышанчта калабыз”, -ди Гөлфия Максимова.

Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: