+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 февраль 2023, 09:58

Кабан дуңгызы кунакка килгән

Аны  авыл кешеләре кызык күреп, фотога төшереп алган.

Кабан дуңгызы кунакка килгән
Кабан дуңгызы кунакка килгән

Федоровка районы  Өчбүләк  авылына  кабан дуңгызы кунакка килгән. Аны  авыл кешеләре кызык күреп, фотога төшереп алган. Кадрдан күренүенчә, зират буенда  бер яшь чамасындагы кабан дуңгызы йөгереп йөри. Ят җиргә  эләккән мәхлукның югалып калганлыгы сизелә. Ул ары сугыла, бире сугыла, авыл эченә адашып килеп чыкканлыгы, урманга юлны таба алмый йөрүе күренә.  Кешеләрне күргәч  курку да өстәлә үзенә. Ахырда урман кунагы  килгән юлыннан  авыл башына  чыга.   Менә шулай, элек бу хайваннарны  урман тирәсендә  караңгы вакытта гына  очратсак, хәзер инде алар  авыл эчендә дә  көпә-көндез  йөри.

 Р. Сираҗетдинов фотосы.

Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: