+2 °С
Болытлы
Җай гына атлап, чәчәкле җылы җәйгә алмашка туган ягыбызга алтын көз килде. Аның беренче билгеләре булып агачларда сары яфраклар күренгәли башлады, үләннәр яшеллекләрен югалта баралар. Көз - табигатьнең иң матур чорыдыр, мөгаен. Килешәсезме? Тик шунысы бераз кәефне кыра: язын очып килгән кошлар, көзен яңадан җылы якларга юл тота. Аларның тезелешеп көньякка таба очуын күргәч, күңелгә ничектер моңсу булып китә.