

Әлеге волонтерлык төркеме белән авыл мәдәният йорты мөдире Люзия Зәйнулла кызы Дашкина җитәкчелек итә.
Рита Сабир кызы Дашкина, Фәния Муса кызы Дашкина, Зәйлә Солтангали кызы Дашкина, Гөлсинә Ренат кызы Абдуллина, Рәйсә Гыйззәт кызы Туктарова, Гөлия Хамматгали кызы Дашкина, Флүрә Габдерәүф кызы Кашапова, Рәйсә Гайса кызы Йосыпова һәм Мәэва Зәки кызы Дашкина төркемгә һәрдаим йөриләр, фронт өчен маскировка челтәрләре үрәләр, озак саклана торган азык - төлек: чәкчәк, токмач, консервалар әзерлиләр, тагы да җылы оекбашлар бәйлиләр. Күптән түгел генә япма-плащлар, мендәрләр әзерләп озатканнар. Матерал, яугирләребезгә кирәк-ярак сатып алуга еш кына акчасын да җыялар, авыл халкы да читтә калмый, хәленнән килгәнчә ярдәм итә. Әзер эшләнмәләрне Шәйморатов исемендәге район штабына тапшыралар.
Тылның көче — бердәмлектә, Югары Явыш авылы халкы һәм “Игелекле йөрәк” волонтерлары моны үз гамәлләре белән һәркөнне исбатлый. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү — бүгенге көндә гади булышу гына түгел, ә уртак җиңүне якынайтуга салынган зур һәм изге өлеш. Авыл халкының бердәм булып оешуы тылның никадәр нык булуын күрсәтә.
Гөлрәйхан БАКИЕВА.
Фото тәкъдим ителде.