

Иртә яздан башлап, бу үсентеләрнең һәммәсен ул үз куллары белән үстерә.
— Уф, бу матурлыкның барысы да диярлек койма яңгырлардан соң һәлак булды инде, — ди ул сокланулы сүзләргә җавап итеп. — Кешегә күрсәтерлеге, гәзиткә язарлыгы калдымы икән соң?! Менә аз гына элегрәк булса икән. Ә узган елны чәчәкләр тагын да купшырак иде. Гәрчә берүк төрле карасам да.
Ә без исә монда барыбер бик матур икәнен, һәрчак тәртип, композицияләрнең уйланылган булуы күзләрне сөендерүен күрәбез. Чәчәкләр дә төрле-төрле: биекләре, тәбәнәкләре, куак рәвешендәгеләре дә бар, ә кайберләре гади генә, әмма гадәти булмаган яфраклары белән аерылып тора. Бугенвиллилар, клематислар, эустомалар, лобелияләр һәм башкалар. Хәтта бик үк ачык төстә булмаган, вак кына чәчәкләр дә, композициядә оста урнаштырылганда һәм яхшы тәрбия күргәндә, шулкадәр җәлеп итүчән, гармонияле күренә — биредә барысы да күңелне җылыта, күзләрне сөендерә. Барысын да тасвирлап тормыйм, үзегез карагыз.
Фотосурәтләрдә дә ачык күренгән бер нәрсәгә игътибар итәсем килә — бакчада, яшелчә түтәлләрендә шулкадәр тәртип һәм чисталык. Соңгы яңгырлы елларның зур бәласе булган чүп үләннәренең әсәре дә юк. Бу — даими утау һәм йомшарту нәтиҗәсе. Зөлхия Гыйләҗ кызы сүзләренчә, бу рәвешле тәрбияләү хәтта җиңелрәк тә: көн саен аз-азлап кына эшлисең, үз-үзеңә йөкләмә дә азрак була, чисталык та саклана. Күз явын алырлык әлеге үсемлекләрне утыртканда, ә кайчак карап-тәрбияләргә Себердә яшәүче кызы, отпускка кайтканда, бик зур ярдәм күрсәтә, әлбәттә.
Кайбер яшелчәләрне хуҗабикә инде җыеп алып, кышкылыкка эшкәртеп тә куйган. Зөлхия Гыйләҗ кызы 40 елга якын Динес урта мәктәбендә хезмәт куйган. Хаклы ялга чыккач та, аннан мәктәптә укытуын дәвам итүен үтенгәннәр. Үзе немец теле укытучысы булса да, кирәк чакта рус телен дә укытырга туры килгән. Мин дә аның немец теле дәресләрен, үземнең яшь, чибәр, бик таләпчән укытучымны яхшы хәтерлим. Барыбыз да аны ошата идек, авыз ачып тыңлый идек. Аеруча минем өчен бу фән рус теле, татар теле һәм математика белән беррәттән иң яраткан предметым булды!
Ире Камил Габдерәүф улы белән бергә алар ике ул һәм бер кыз үстерделәр. Камил абый гомер буе туган Фрунзе исемендәге колхозда водитель булып эшләде, гел алдынгылар рәтендә булды. Алар агачтан сыйфатлы, күркәм йорт салдылар, вакыт узгач, янкорылма белән киңәйттеләр, яшәү өчен барлык уңайлыкларны булдырдылар. Бу һәрвакыт Динес авылында үрнәк, бик хөрмәтле гаилә иде. Олы уллары Наил әтисе традициясен дәвам итте, ул да М.В. Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативының алдынгы водителе, ә хатыны Әлфия — укытучы. Алар туган авылларында яңа, күркәм йортта яшиләр. Барлык балалары да — кызы Гөлнара һәм икенче улы Илгиз — һәрчак кайтып, әниләренә йорт хуҗалыгында ярдәм итәләр. Камил абый берничә ел элек вафат булды. Ә Зөлхия апа, үз өендәге җылылыкны һәм гүзәллекне әле дә сүндермичә саклый.
Алар Динес мәктәбенең элеккеге укытучылары булган хезмәттәшләре белән бик тату яшиләр, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итәләр, һәрчак элемтәдә торалар, шул исәптән мәктәпнең бүгенге хезмәт коллективы белән дә тыгыз элемтәдәләр. Бу ветеран-педагогларның һәрберсенең өйләренә, гүзәл һәм тәрбияле ишегалларына, бакчаларына әнә шундый соклангыч экскурсия оештырырга мөмкин булыр иде. Мондый кешеләр сокландыра да, сөендерә дә, алардан һәрвакыт үрнәк алырга кирәк.
Гөлрәйхан БАКИЕВА.
Фото тәкъдим ителде.