+24 °С
Ачык
Русия президенты Владимир Путин һәм Казахстан президенты Касым-Жомарт Токаев телефон аша сөйләшкән, дәүләтләрнең стратегик партнерлыгы һәм союздашлыгын ныгытуга омтылышларын раслаган, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.
"17 июньдә Санкт-Петербургта узган Русия-Казахстан сөйләшүләре нәтиҗәләре буенча ирешелгән килешүләр юнәлешендә икеяклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышынган", - диелә басмада.
Шулай ук президентлар сәүдә-икътисади һәм энергетика өлкәләрендә проектларны үстерергә килешкән.
Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/news/2022/07/12/putinitokaev/
Алексей Никольский / РИА Новости фотосы.