+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
18 июль 2022, 09:37

Путин «резина» фатирлар белән көрәшүче законга кул куйды

Русия Президенты Владимир Путин торакны алты квадрат метрдан кимрәк микроөлешләргә бүлүне тыючы законга кул куйды.

Путин «резина» фатирлар белән көрәшүче законга кул куйды
Путин «резина» фатирлар белән көрәшүче законга кул куйды

Русия Президенты Владимир Путин торакны алты квадрат метрдан кимрәк микроөлешләргә бүлүне тыючы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Төзәтмәләр Торак кодексының 30 статьясына кертелгән. Норманы бозучы килешүләр исәпкә алынмаячак. Әмма алты квадрат метрдан кимрәк өлешләрне мирас итеп алу, хосусыйлаштыру яки ана капиталы исәбенә сатып алу очраклары хаклы, дип исәпләнәчәк.

Яңа закон 2022 елның 1 сентябрендә үз көченә керәчәк.

 

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/news/2022/07/14/micro/

Shutterstock фотосы.

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: