+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
1 август 2022, 09:44

Путин Канаданың ни өчен Русиягә турбинаны кире кайтарырга теләмәвен аңлатты

Канада прагматик сәбәпләр буенча "Төньяк агымы" өчен турбинаны ремонттан кайтарырга теләмәгән, дип саный Владимир Путин.

Путин Канаданың ни өчен Русиягә турбинаны кире кайтарырга теләмәвен аңлатты
Путин Канаданың ни өчен Русиягә турбинаны кире кайтарырга теләмәвен аңлатты

Канада прагматик сәбәпләр буенча "Төньяк агымы" өчен турбинаны ремонттан кайтарырга теләмәгән, дип саный Владимир Путин. Аның әйтүенчә, Оттава үзенең нефть һәм газын Европа базарына чыгаруны үстерү белән кызыксына.

"Бер машина ремонтка мохтаҗ. Аны Канада кире кайтарырга теләмәде, чөнки "Газпром"га каршы санкцияләр кертелде. Канада ни өчен шулай эшләгәнен аңлатырга телим: чөнки ул үзе нефть һәм газ җитештерә һәм Европа базарын үзләштерергә планлаштыра", - диде Путин "Яңа заман өчен көчле идеяләр" форумында.

 

Яңалык чыганагы: https://www.rbc.ru/politics/20/07/2022/62d7fb269a794770c79e8d36

Kremlin.ru фотосы.

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: