+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
10 август 2022, 08:43

Путин Берләшкән Милләтләр оешмасы Генассамблеясенә барудан баш тартты

Сентябрьдә узачак БМОның 77нче Генассамблея сессиясендә илнең делегациясен Русия президенты Владимир Путин урынына  Чит ил  эшләре министрлыгы башлыгы Сергей Лавров җитәкләячәк.

Путин Берләшкән Милләтләр оешмасы Генассамблеясенә барудан баш тартты
Путин Берләшкән Милләтләр оешмасы Генассамблеясенә барудан баш тартты

Сентябрьдә узачак БМОның 77нче Генассамблея сессиясендә илнең делегациясен Русия президенты Владимир Путин урынына  Чит ил  эшләре министрлыгы башлыгы Сергей Лавров җитәкләячәк. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми сайтында бастырылган.

Президентның матбугат секретаре шулай ук Путин сессия барышында чыгыш ясаудан баш тартты, дип белдерде. Соңгы тапкыр Русия дәүләте лидеры 2020 елның сентябрендә узгарылган БМО Генассамблеясенең 75 нче сессиясендә чыгыш ясаган иде.

 

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/news/2022/08/08/gen_assembly/

Михаил Климентьев фотосы/ РИА Новости.

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: