+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
11 август 2022, 07:00

Путин караңгылыкны җиңүче хакыйкать турында сөйләде

Дмитрий Шостаковичның җиденче "Ленинград" симфониясе зур сәнгать үрнәге булып тора, ул караңгылык көчен һәрвакыт җиңә торган дөреслек һәм яктылыкны данлый, дип белдерде Русия президенты Владимир Путин, дип яза ТАСС.

Дәүләт башлыгы Петербургта концертта катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Путин, күп дистә еллар узса да, "Ленинград" симфониясе кешеләрдә иң көчле хисләр уятуын дәвам итә, дип сөйләде. Президент билгеләп үтүенчә, бу симфония югалту хәсрәтен дә, җиңү шатлыгын да, туган илгә карата булган мәхәббәт хисен дә, аны якларга әзер булуны да чагылдыра.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/news/2022/08/09/putin_pravda/

Владимир Путин. Kremlin Pool / Global Look Press фотосы.

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: