-4 °С
Болытлы
Русия Президенты Владимир Путин күптән түгел Марий Эл Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Юрий Зайцев белән видеоконференция үткәргән. Җитәкче төбәкнең социаль-икътисади үсешенә кагылган эшләр турында бәян итте, дип хәбәр итә Русия президенты сайты.
Очрашу барышында Владимир Путин аерым игътибар таләп итә торган берничә мәсьәләне телгә алган. Шулай ук ул торак-коммуналь хуҗалык челтәрләренең начар хәлдә булуы, авария хәлендәге йортлар турында сүз алып барган, тиз арада хәл итүне таләп итә торган башка проблемаларга да тукталган.
Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/news/2022/08/11/mari/
Фото Русия Президенты матбугат хезмәтеннән алынды.