+16 °С
Болытлы
10 һәм аннан да күбрәк балага җан биргән һәм тәрбияләгән хатын-кыз хәзер "Герой-ана" исеме алырга мөмкин. Шундый указга РФ президенты Владимир Путин кул куйды.
Моның өчен ана кеше дә, балалары да Русия гражданнары булырга тиеш. Әлеге исемгә лаек булучыларга бер тапкыр, унынчы балага бер яшь тулгач, 1 миллион сум күләмендә акча биреләчәк.
"Герой-ана" исеме "Русия Герое" һәм "Хезмәт Герое" исемнәре белән беррәттән Русиядә иң югары исемнәр рәтендә булачак.
Яңалык чыганагы: https://rg.ru/
Kremlin Pool /Global Look Press фотосы.