+17 °С
Облачно
Район яңалыклары
5 Августа , 04:03

Районыбызга мәртәбәле кунак килде

 Узган шимбәдә,1 августта, Русиянең баш Мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның Юрматы авылы мәчетенә килүе — халык өчен зур һәм онытылмаслык тарихи вакыйга булды.

Районыбызга мәртәбәле кунак килдеРайоныбызга мәртәбәле кунак килде
Районыбызга мәртәбәле кунак килде

Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе биргән вәгазь һәм нәсихәтләр һәркемнең күңеленә үтеп керерлек булды.
Адәм баласына бу дөньяда бирелгән гомер бик кыска һәм ул безгә зур сынау буларак бирелгән. Бу дөнья — фани (вакытлыча), ә ахирәт — мәңгелек. Кешенең мәңгелек дөньядагы урыны турыдан-туры аның биредә ничек яшәвенә, нинди гамәлләр кылуына бәйле.
Ул район, әлеге авыл мөселманнарына ислам традицияләренә тугры калып, изгелекләр кылып, башка милләт һәм дин вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәттә гомер кичерүләренә, мәчетләр салынып, аларда биш вакыт намазлар укылып, төрле дини гореф-гадәтләр сакланып, гомуми үсешкә саллы өлеш кертүләренә рәхмәтен белдерде.
Ислам юлындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте исеменнән Куергазы, Күгәрчен, Мәләвез һәм Федоровка районнары имам-ахунды, Юрматы авылы мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Мостафинга I дәрәҗә Мөхәммәд пәйгамбәр ордены тапшырылды. Бу — аның бөтен төбәк масштабындагы олы абруен күрсәтә. Тимергали Барый улының яшь буынны тәрбияләүдә, җәмгыятьтә әхлакый һәм рухи кыйммәтләрне саклап калуда керткән өлешен район җитәкчелеге дә югары бәяләде. Муниципаль район Советы секретаре Илһам Шамил улы Бакиев хәзрәткә район хакимияте башлыгы Венер Фәрит улы Насретдиновның кайнар котлавын җиткерде һәм Мактау грамотасын тапшырды. Аннары юбиляр адресына авылдашлары, шәкертләре, райондашлары исеменнән бихисап котлау сүзләре яңгырады.
Тимергали хәзрәт Мостафинны лаеклы бүләге белән котлыйбыз.
Гөлрәйхан БАКИЕВА.
Автор фотосы.

Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас